Зәй офыклары

Зәйдә тагын бер автосыйныф җиһазланды (видеоязма)

Зәйдә мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча актив эшчәнлек алып барган белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрен кызыксындыруга зур игътибар бирелә.

Коллективларга бирелүче бүләк арасында иң зурысы - автосыйныф, ягъни  мәктәпнең бер бүлмәсен җиһазлау өчен тиешле әсбаплар белән тәэмин итү.
Шундый бүләккә шәһәрнең 4нче мәктәбе дә лаек булды. Бүген биредә әлеге автосыйныфны презентацияләү булды. Чарада “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов һәм муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева катнашты.
Чарада иң шатланганнар I һәм  III сыйныф укучылары булды. Чөнки аларны яшь юл инспекторлары рәтенә кабул иттеләр. Балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча төсле итеп эшләнгән китаплар һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк ителде.
Шунысы да әйтик, Зәй мәктәпләре һәм балалар бакчаларында хәзер 13ләп автосыйныф бар. Алар балалар арасында юл-транпорт һәлакәтләрен киметергә ярдәм итәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: