Зәй офыклары

Зәйдә тагын бер кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы теркәлгән.

4 кеше хастаханәгә салынган, 26сы өйдә дәвалана. Шул ук вакытта 1 очрак читтән кертелгән, ә 29ы элемтә аша йоктырылган.
 Авыручылар арасында балигъ булмаганнар юк. Авыру йоктыручыларның  6сы -18 яшьтән 30 яшькә кадәр,  7се – 30дан 50 яшькә кадәрге, 3се – 50дән 60 яшькә кадәр, 11е – 60тән 70кә кадәр һәм 70тән 80 яшькә кадәрге өч кеше.
Татарстан башкаласында 15 кеше авырган. Чаллы, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзәндә- 2шәр, Азнакай, Арча, Зәй,  Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: