Зәй офыклары

Зәйдә тагын өч кешегә коронавирус диагнозы куелган

Районда коронавирус таралуны булдырмау максатында чараларны координацияләү буенча штаб утырышында шәһәр-районда эпидемиологик хәл турында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта штабның атналык утырышлары видеоконференция режимында уза.
Бу атнада муниципаль районда өч COVID-19 очрагы ачыкланган. Диагноз эшкә яраклы яшьтәге ике хатын-кызда һәм бер пенсионерда расланган. Шуларның берсе - Чаллыда, икесе өйдә дәвалана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер очракта Зәйдә яшәүче бер ханым үзенең коронавирус белән авыруын белмәгән, авыру симптомсыз үтеп, ул республика клиник дәваханәсендә тикшерү барышында ачыкланган.
-
COVID-19 симптомсыз гына булган кешеләр җәмәгать урыннарында, һәрберебез янында була алалар, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рәзиф Кәримов. - Бу инфекцияне кисәтүнең гади, әмма нәтиҗәле чараларын күрүнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклый: болар - битлек кию, кулларны дезинфекцияләүче эретмәләр белән эшкәртү, социаль дистанцияне саклау.
Зәйнең барлык предприятие-оешмаларында, сәүдә нокталарында санитар һәм профилактик таләпләрнең үтәлеше күзәтелә, хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Профилактика чараларын тикшерү максатыннан җаваплы вазифаи затлар катнашында рейдлар дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: