Зәй офыклары

Зәйдә талантлар университеты мәйданчыгы эшләде

Зәйдә мәгариф системасын камилләштерү, әлеге эшчәнлектә яңача эш алымнарын куллану, республикада мәгариф системасының яңа структуралары белән хезмәттәшлек итү буенча максатчан эш алып барыла. Бүген шәһәрнең 7нче мәктбеп базасында “Казан ачык талантлар университеты 2.0” автономияле коммерция булмаган оешма ”Гомер киңлегендәге белем” дип аталган ачык өйрәтү мәйданчыгы уздырды.

Чараның әле мәктәптә үткәрелүе очраклы түгел, мәгариф учреждениеләре рейтингы буенча Зәйдә алдынгы белем бирү учреждениеләренең берсе булган әлеге уку йорты 2018 елда “Казан ачык талантлар университеты 2.0” оешмасы белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде. Мәктәп сәләтле балалар белән эшләү буенча  “Тренинг-класс” челтәр проекты оштыручыларның берсе буларак, тренинглар уздыру өчен җиһазлар алды. Мәктәп педагоглары “Талантларны продюсерлау белән идарә итү” курсы буенча 180 сәгать күләмендәге бушлай курслар узу мөмкинлеге һәм фәннәрдән тыш компетенцияләр тренеры белгечлеге алдылар.
Шунысын да әйтик,  әлеге университетка 12-30 яшьлек мәктәп укучысы, студент, яшь белгеч  керә ала.
Университетка имтиханнар нәтиҗәләре буенча түгел, ә үз ирешүләрең (халыкара, бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә җиңүләр) нәтиҗәсендә кабул итәләр.
-“Талантлар университеты” ул – яшьләр, аларның остазлары һәм эш белән тәэмин итүчеләр, шулай ук, фән, бизнес һәм иҗат арасында хезмәттәшлек провайдеры. Университет яшьләргә иҗат өчен шартлар тудыра һәм бизнесның икътисад белән диалогында лаеклы эшкә перспектива бирә. Дәүләт программасы кысаларында Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар – талантлы яшь белгечләр белән дә тыгыз элемтә корыла. Ел дәвамында алар тарафыннан онлайн-режимда күпсанлы мастер-класслр уздырыла. Бер ел эчендә Россиянең 20 төбәгеннән педагогика, философия, психология, социология, медицина өлкәләрендә галимнәр яшь талантлар белән идарә мәсьәләләре буенча тикшеренү эшенә җәлеп ителде. Республикада 100гә якын чара үткәрелде,  300дән артык кеше “Талантлар университеты” мәйданында стажировка уды. Университетта Россиянең эре югары уку йортлары һәм предприятиеләреннән 300дән артык эксперт катнаша. Без “Талантлар университеты”н булдыру эшенә бик озак бардык, төрле юллар эзләдек. Мөгаен, аны булдырганчы, шушы юлны узарга тиеш булганбыздыр инде. Менә инде 10 ел мәгарифне реформалау юнәлешендә эш алып барыла IT-юнәлеш популярлаштырыла, инженер фәннәрен популярлаштыру максатында  онытылган техник түгәрәкләр эшли башлады. Моның өчен барлык алшартлар, махсус уку йортлары да, авиация комплексы үсеше юнәлешендә эшләүче предприятиеләр дә бар.оңа кадәр без ниндидер бер мәктәп, университет кысаларында гына кайнаштык. Ә бу платформа безнең белән эшләргә, башка төбәкләрдәге яшь белгечләр белән тәҗрибә алмашырга теләүчеләргә дә капка ача, - диде Казан ачык талантлар университетының остазлар факультеты деканы, Казан милли тикшеренү технология университеты доценты    Лариса Шәмсетдинова.
Зәйдә әлеге мәйданчык бердәнбер булганлыктан, чарага шәһәр-район мәктәпләренең сәләтле укучылары, аларның әти-әниләре, педагоглар чакырылды. Алар өчен төрле темаларга лекцияләр укылды, төрле юнәлештәге мастер-класслар оештырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: