Зәй офыклары

Зәйдә талпан кадалуның 47 очрагы билгеле

Шуларның 7се соңгы атнада мөрәҗәгать итүчеләр.

Роспотребнадзор табигатьтә талпаннарның активлашуы турында кисәтә. Инде районда талпан кадалуның 47 очрагы билгеләнгән. Соңгы атнада гына да Зәй үзәк дәваханәсенә урман бете кадалу сәбәпле 7 кеше мөрәҗәгать иткән. Белгечләр урманнарга чыкканда, бакча биләмәләрендә агачлыклы урыннарда булганда саклык чараларын күрүне сорыйлар. Ә шәһәрдәге парк-скверлар талпанга каршы махсус препарат белән эшкәртелгән, диләр санитар табиблар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: