Зәй офыклары

Зәйдә танылган агрономны хөрмәтләделәр

Районыбызның Түбән Лоҗы авылында бүген атказанган агроном Раиф Вәлиевны 80 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы тәбрикләү чарасы үтте. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүдә казанышлары өчен аңа “Фидакарь хезмәте өчен” Татарстан Республикасы медале тапшырылды.

Районыбызда авыл хуҗалыгын үстерүгә саллы өлеш кертүчеләр шактый. Андыйлар игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да күп һәм алар арасында гади эшчеләр дә, белгечләр дә бар.
 Шундый затларның берсе - Татарстанның атказанган агрономы, “Почет билгесе” ордены кавалеры, күпләргә остаз, тумышы белән Түбән Лоҗыдан булган Раиф Вәлиев. Бу көннәрдә ул үзенең 80 яшен билгеләп үтте. Раиф Гомәрович бүгенге көндә дә яраткан хезмәтендә, ул “Зәй” агрофирмасының “Аксар" җитештерү комплексының “Алга” бүлекчәсендә агроном булып эшли.
Агымдагы елда язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча  "Зәй” агрофирмасының “Аксар” җитештерү комплексы җиңүче дип танылды. Әлбәттә, әлеге уңышларда Раиф Вәлиевның да зур тырышлыгы ята.
Районда гына түгел, республикада танылган агрономны бүген туган авылында хөрмәтләделәр. Аның хөрмәтенә Түбән Лоҗы клубында матур кичә оештырылды. Юбилярны котларга район башлыгы Разиф Кәримов, төп инвестор Илшат Фәрдиев, район авыл хуҗалыгы белечләре, төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре килде.
Тантаналы шарларда юбилярга күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүдә казанышлары өчен “Фидакарь хезмәте өчен” Татарстан Республикасы медале тапшырылды.
Вәливлар гаиләсе - районыбызда үрнәк гаиләләрнең берсе.Тантана нәкъ менә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә узды. Район башлыгы әлеге гаиләгә “ТАССРга 100 ел “ медале тапшырды.
Болардан тыш, Раиф Вәлиевка чит ил машинасы бүләк ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: