Зәй офыклары

Зәйдә танылган рәссам балаларга мастер-класс күрсәтте (фоторепортаж)

Бүген Зәйнең сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь рәсссамнар алтын көзнең бүгенге матур көнен, табигать кочагына чыгып, рәсем ясау өчен файдаланып калдылар.

Остазлары белән бергәләп, балалар Зәебезнең иң матур, шул ук вакытта тарихи урыны булган, кайчандыр биредә Зәй крепосте торган  Мәктәп тавын Зәй сусаклагычы ягыннан төшерергә алындылар. Бу гадәти чара гына түгел иде, чөнки баларга шәһәрнең республика дәрәҗәсендә танылган, күп кенә картиналары белән шәхси күргәзмәләр оештырып торучы җирле рәссам Виктор Хрулев мастер-класс та күрсәтте. Рәссам үзе дә мальберт һәм буяуларын алып, тау өстендә балкып утыручы Иске Зәй мәчете һәм аның янәшәсендәге  чиркәү күренешен  ак тукымада ничек сурәтләү серләре белән таныштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: