Зәй офыклары

Зәйдә татар гимназиясенә Ринат Фәрдиев исеме бирелде

Бүгенге Белем көне иртәсе Зәйнең татар гимназиясендә үзенчәлекле тантана белән башланып китте. Әлеге уку йортына районыбыз икътисади-социаль үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән, элеккеге район башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев исеме бирелде. Бу уңайдан оештырылган тантаналы чарада белем йорты укучылары, укытучылар белән берлектә мәртәбәле кунаклар - район башлыгы Разиф Кәримов,...

Бүгенге Белем көне иртәсе Зәйнең татар гимназиясендә үзенчәлекле тантана белән башланып китте. Әлеге уку йортына районыбыз икътисади-социаль үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән, элеккеге район башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев исеме бирелде. Бу уңайдан оештырылган тантаналы чарада белем йорты укучылары, укытучылар белән берлектә мәртәбәле кунаклар - район башлыгы Разиф Кәримов, "АгроКөчТөркем" АҖ генерал директоры Фәнис Гыйзметдинов, Ринат Шәеховичның тормыш иптәше Фәридә Фәрдиева уртаклаштылар. Алар яшь буынны Ринат Фәрдиев исеменә тап төшермичә тырышып укырга, фән һәм иҗат уңышлары яуларга чакырды. Белем көне уңаеннан шәһәр - районыбызның барлык мәктәпләрендә дә агымдагы уку елында дәрескә дәшеп тәүге кыңгырау чыңлады. Быел бездә 8 меңгә якын укучы парта артына утыра, шуларның 600е- беренче сыйныфка килүчеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: