Зәй офыклары

Зәйдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-практикумы узды

Зәйнең 3нче урта гомум белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның интеллектуаль эшчәнлекләрен формалаштыру һәм үстерү" темасы астында семинар-практикум узды. Семинарда район татар теле укытучыларына Ф.С. Хәйретдинова, Ф.Х. Сабирова тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары К.Г. Ягудина 3нче мәктәптә милли белем...

Зәйнең 3нче урта гомум белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның интеллектуаль эшчәнлекләрен формалаштыру һәм үстерү" темасы астында семинар-практикум узды.

Семинарда район татар теле укытучыларына Ф.С. Хәйретдинова, Ф.Х. Сабирова тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары К.Г. Ягудина 3нче мәктәптә милли белем һәм тәрбия бирүнең торышы турында чыгыш ясады. Татар теле укытучысы Х.Ә. Халиуллина укучыларны бердәм республика тестларына әзерләү турында сөйләде һәм "Татар теленең кыен очраклары" темасына мастер-класс күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: