Зәй офыклары

Зәйдә татар телен саклау һәм үстерү турында киңәштеләр

Бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.

Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Без, татарларның туган теле -  татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру - безнең төп бурычыбыз.
Әлеге уңайдан Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә шәһәр-район мәктәпләренең татар теле укытучылары һәм кайбер мәктәпкәзчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәрбячеләре  семинар-киңәшмәгә җыелды. Ул “Күпмәдәниятле тәрбия һәм милли мәгариф нигезендә шәхесне иҗади үстерү аша туган телне саклау” темасы буенча узды.
Киңәшмәдә катнашучыларны  гимназия директоры Ленар Әхмәтҗанов сәламләде һәм уку йортында укыту-тәрбия эшчәнлеге куелышы турында сөйләде.
Төп чыгышлар башланганчы укытучылар алдында гимназиянең иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Югары Мәлем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Роза Гыйбадуллина “Сәләтле балалар белән эшләү – иҗади шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше” дигән доклад белән чыгыш ясады. “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Миңнебаева “Татар телен өйрәтүдә гаилә, бакча һәм мәктәп арасындагы эшчәнлек” темасын яктыртты.
Чыбыклы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Мурзина -  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләре, шулай ук сыйныфтан тыш вакытта милли тәрбия”, “Алтынчәч” бакчасы тәрбиячесе Лариса Мөхетдинова  “Үсеп килүче буынна халык традицияләренә таянып тәрбияләү” дигән докладлар белән чыгыш ясадылар.
Киңәшмәгә йомгакны мәгариф идарәсе методисты Розалия Миңнуллина ясады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: