Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы президиумы утырышы эшен төгәлләде

Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы президиумының пленар өлеше “Энергетик” мәдәният сараенда үтте. Аны Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

- Соңгы вакытта без Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы президиумы утырышларын күчмә утырышлар форматында төрле шәһәр һәм районнарда үткәрә башладык, бу үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. Чараларга килгәндә, барлык районнарда да ана телен саклау һәм үстерү юнәлешендәге чаралар беренче карашка бертөсле булып күренсә дә, һәр районның үз үзенчәлеге, кабатланмас үз йөзе бар. Зәй районында һәр милләтнең үсеше өчен рухи һәм матди база булдырылган. Без моңа бүген тагын бер тапкыр инандык. Һәр кеше үзенең тарихын, үткәнен, гореф-гадәтләрен, туган телен яхшы белергә тиеш. Шунсыз ул башка милләтләргә дә хөрмәт белән карарга өйрәнми. Халыклар дуслыгы – безнең иң зур байлыгыбыз, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Республикабызда 173 милләт вәкилләре яшәсә, Зәйдә дистәгә якын милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә.
Районда 6 милли-мәдәни берләшмә эшли. Болар - Бөтендөнья татар конгрессының Зәй бүлеге, "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы,милли мәдәниятләр үзәге рус, керәшен, чуваш иҗтимагый җәмгыятьләре. Аларның барысының да максаты - милләтләрнең телен, мәдәни мирасын, динен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү.
Район башлыгы Разиф Кәримов “Зәй шәһәре һәм райнында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеге” дип аталган доклад белән чыгыш ясады.
- 2021 елны без районда Туган як елы дип игълан иттек. Татарстанда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уза. Болар беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган кыйммәтләр. Һәрбер кешегә үзенең туган теле, туган ягы якын. Безнең бурыч - туган телләрне үстерү, туган як тарихын өйрәнү мәсьәләләренә яңача якын килеп, бу максатларда кулдан килгәннең барысын да эшләү. Бүген сез район мәгариф һәм мәдәният оешмаларының халкыбызның милли йөзен саклау, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча эшчәнлекләре белән таныштыгыз. Районда үз эшләренең чын осталары булган алдынгы карашлы тәрбиячеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре эшли. Аларга төрле буын вәкилләре белән эшләргә бөтен шартлар да тудырылган.
Соңгы елларда шәһәр һәм авыл мәктәпләрен төзекләндерү буенча күп эшләнде, күпфункцияле үзәкләр, клублар, универсаль спорт мәйданчыклары төзелде. Өстәмә белем бирү мәсьәләсе дә һәрчак игътибар үзәгендә. Барысының да эшчәнлеге Татарстан Республикасының телләр турындагы законына нигезләнеп алып барыла.
Телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсендә һәркем эшне үзеннән башларга тиеш.
Районда барлык рәсми һәм мәдәни чаралар, спорт ярышлары рус һәм татар телләрендә үткәрелә, җитәкчеләребез халык алдында ике телдә чыгыш ясыйлар.Без телебезне, традицияләребезне саклау, халкыбыз өчен кадерле нәрсәләрне киләсе буыннарга тапшыру буенча зур җаваплылык тоеп эшлибез,- диде район башлыгы чыгышында.
Утырышта шулай ук районда эшләп килүче рус һәм чуваш иҗтимагый оешмалары
җитәкчеләре Лидия Нестягина һәм Светлана Инькова чыгыш ясады.
Аларга, шулай ук район башкарма
комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапковка Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясы Мактау грамоталары тапшырды.
Утырышта катнашучылар тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул итте.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев