Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы президиумының күчмә утырышы үтә

Зәйдә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы президиумының күчмә утырышы үтә. Анда Ассамблея вәкилләре, халыклар дуслыгы йортлары, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, яшьләр, Ассамблеясының яшь лидерлары катнаша.

Кунаклар шәһәребезнең "Алтынчәч" балалар бакчасында булдылар. 

Республикабызда 173 милләт вәкилләре яшәсә, Зәйдә дистәгә якын милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә. Районда 6 милли-мәдәни берләшмә эшли. Болар - Бөтендөнья татар конгрессының Зәй бүлеге,  "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы, милли мәдәниятләр үзәге рус, керәшен, чуваш иҗтимагый җәмгыятьләре.  Аларның барысының да максаты - милләтләрнең телен, мәдәни мирасын, динен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү.

 Кунакларның “Алтынчәч” балалар бакчасында булуы очраклы түгел. Әлеге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе  - милли бакча, милли белем һәм тәрбия бирү буенча республика база мәйданчыгы булып тора. Биредә бүгенге көндә 104 бала тәрбияләнә. Алар белән 15 педагог эшли. Педагогларның  барысы да ике дәүләт телендә иркен аралаша.

Президиум утырышында катнашучыларга күрсәтү өчен “Алтынчәч” бакчасы һәм шәһәрнең “Теремкәй”,  “Күкчәчәк”, “Кояшкай”, "Уймак кыз" мәктәпкәчә  балалар учреждениеләре бай программа әзерләде. Бакча бинасы эчендә һәм аның биләмәсендә биш тематик мәйданчык эшләде. "Алтынчәч" бакчасының беренче катында - милли ашлар күргәзмәсе, икенче катта исә декоратив-гамәли күргәзмә оештырылды. Әлбәттә, бакча эшчәнлеге турында видеопрезентация күрсәтелде. “Гүзәл туган ягым” дип аталган балалар чыгышы күпләрдә соклану уятты.

“Теремкәй” бакчасы кунакларга “Мәгарифтә инновацион программалар” муниципаль программасы кысаларында район башлыгы грантын отып, “Мин яшәгән төбәк - Идел буе” проектын ничек гамәлгә ашыруларын күрсәттеләр.

“Кояшкай” бакчасының 11 баласы хәрби киемнәрдән, оркестрга берләшеп, төрле уен коралларында татар көйләрен өздереп уйнавы беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге чыгыш белән алар “Хәрби оркестр” район башлыгы грантын презентацияләделәр.

Шунысын да әйтик, моннан өч дистә ел элек файдалануга тапшырылган "Алтынчәч" бакчасы бинасы 2018 елда  капиталь төзекләндерү республика программасына кертелеп, төзекләндерелде.  Бакчаның электр челтәрләре, су һәм җылылык системалары, канализациясе алыштырылды, түбәсе сөзәк итеп ябылды. Беренче каттагы уен бүлмәсенә җылы идән системасы түшәлде. Бина тышкы яктан җылытылып, ул заманча материал - керамик-гранит плитә белән тышланды. Искиткеч матур төсләргә буялган бина хәзер игътибарны әллә кайдан җәлеп итеп тора.

Николай Шамионов һәм Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев