Зәй офыклары

Зәйдә “”Татарстанның музей язы” акциясе кысаларында чаралар үтә

Районның иң зур байлыгы, горурлыгы - ул анда яшәүчеләр, алар кулы белән күпме матди һәм рухи байлыклар тудырылган. Барлык ирешелгәннәрнең асылында талантлы, иҗади, алга омтылучан кешеләрнең тынгысыз хезмәте ята. Безнең Зәй җирлеге бик күп талантлы кешеләрне биргән. Алар арасында рәссамнәр, язучылар, Советлар Союзы Геройлары, академиклар һәм башкалар бар. 21 апрельдә...

Районның иң зур байлыгы, горурлыгы - ул анда яшәүчеләр, алар кулы белән күпме матди һәм рухи байлыклар тудырылган. Барлык ирешелгәннәрнең асылында талантлы, иҗади, алга омтылучан кешеләрнең тынгысыз хезмәте ята. Безнең Зәй җирлеге бик күп талантлы кешеләрне биргән. Алар арасында рәссамнәр, язучылар, Советлар Союзы Геройлары, академиклар һәм башкалар бар.

21 апрельдә "Татарстанның музей язы" акциясе кысаларында туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре кунакка шундый кешеләрнең берсен - республиканың атказанган агрономы Игорь Куркинны чакырды. Игорь Данилович - авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле белгеч, производстводан аерылмыйча гына аспирантура тәмамлаган. Ул күп еллар "Татарстан" колхозында баш агроном булып эшли. Аның хезмәте хөкүмәтнең югары бүләге - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән билгеләнгән. Авыл хуҗалыгы сәнәгатен һәм агрономия фәнен яхшы белүче агроном "Дуслык байрагы" газетасының үз хәбәрчесе була. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бай тәҗрибәсен Игорь Данилович "46 ел агроном постында", "Агроном язмалары" китапларында бастыра. Ул бу китапларны музейга да бүләк итте.

А. Мостаева, фәнни хезмәткәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: