Зәй офыклары

Зәйдә «Театр дөньясында» халык иҗаты фестивале старт алды

Зәйдә ел саен предприятие, оешма, учреждение һәм авыл җирлекләре арасында нинди дә булса темага багышланган халык иҗаты фестивале оештырыла. 2019 елда Россиядә Театр елы кысаларында районда «Театр дөньясында» театр фестивале оештырыла. Ул театрның төрле төрләре, элементларын бердәм сәхнә формасында берләштерүнең уникаль мөмкинлекләрен бирү максатыннан уздырыла. Бу атнада “Энергетик” Мәдәният сараенда әлеге фестивальгә старт бирелде. Беренче булып сәхнәгә мәдәният идарәсе хезмәткәрләре чыкты.

Әлеге коллективның программасы миниатюралар, «Киләчәк модасы» модалар, урам, пародия, күләгә театрларын, сәхнәләштерелгән тамаша, вокаль иҗаты, биюләрне колачлаган иде.
-Фестивальгә теләп кушылдык,  аңа чыгышларны ике атна эчендә әзерләргә туры килде, - ди мәдәният сарае директоры урынбасары Резидә Гомәрова.
Коллективның миниатюралар, «Синхробуффонада» пародия  һәм «Киләчәк модасы» театрлары тамашачыларда кызыксыну уятты. Соңгысы 3018 елга модалар иде: көнкүрештә куллана торган әйберләрдән нинди генә модалар уйламаган иде  мәдәният йорты хезмәткәрләре. Ә менә  “Адымнар” татар мәдәнияте клубы әгъзаларының  Рабит Батулланың “Мизгел” әсәреннән куелган өзеге тамашачыларны уйланырга этәрде. Рольләр дөрес итеп бүленгән, алар оста һәм тамашачы йөрәгенә барып җитәрлек итеп уйналды. Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илта, дип хак әйткән бөек шагыйребез Габдулла Тукай.
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар өчен төрле мәдәни чаралар үткәрә, шулар арасында курчак һәм күләгә театрлары балалар тарафыннан җылы кабул ителә. Балалар бүлеге китапханәчеләре фестивальдә Җәүдәт Тәрҗемановның “Бәйләнчек чебен” әсәрен сәхнәләштерде.  Китапханә каршындагы «Сөенеч» курчак театры исә барлык гомумшәһәр бәйрәмнәрен һәм ярминкәләрдә актив катнаша. Шушы көннәрдә алар Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан гомумшәһәр ярминкәсендә  зәйлеләр  «Теремкәй» дип исемләнгән курчак тамашасын бик теләп карадылар.
 
Беренче фестиваль музыка мәктәбе коллективының күмәк җыры белән тәмамланды. Сәхнә тутырып берничә тавышка җырлады алар. Кыскасы, мәдәният йорты, үзәк китапханә, музыка мәктәбе колллективларыннан торган мәдәният идарәсе чыгышы тамашачыларны мавыктыргыч чыгышлары белән ял иттерде.
Алдагы чыгыш “Тылсымлы әкият” балалар бакчасы коллективына бирелә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: