Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә театр конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Агымдагы ел башыннан районда «Тел бишеге - театр» конкурсы узды.

Анда район-шәһәрнең барлык мәдәният йортлары катнашты. Шул рәвешле, мәдәният хезмәткәрләре театр кую, аның мәшәкате белән янып йөрде.
Заманча технологияләр кайнап торган мәлдә олысы-кечесен мәдәният йортына, тамашаларда катнашуга җәлеп итү - зур эш ул.
- Аеруча яшь буынны сәнгатькә тартуда, телгә мәхәббәт уятуда сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте биниһая зур, –ди жюри рәисе, район мәдәният йорты директоры Фикрәт Сибгатуллин.
Конкурсның исеме җисеменә туры килә. Чыннан да, тел бишеге - театр ул.
Компетентлы жюри урыннарга чыгып, нәтиҗә ясады. Алар “Балалар аудиториясе өчен театр куелышы” һәм “Зурлар аудиториясе өчен театр куелышы” номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүче һәм призлы урын алучыларны узган шимбәдә Нәүрүз бәйрәмендә бүләкләделәр. Халыкара театр көне якынлашкан бу көннәрдә «Тел бишеге - театр» конкурсы җиңүчеләрен котлау урынлы булды.


“Зурлар аудиториясе өчен театр куелышы” номинациясендә Кадер мәдәният йорты беренче урын алып - I дәрәҗә, шәһәр мәдәният йорты икенче урын алып - II дәрәҗә, яктыкүллеләр исә өченче урын алып III дәрәҗә Дипломга лаек булды.
“Балалар аудиториясе өчен театр куелышы” номинациясендә Югары Мәлем мәдәният йорты - I, Дүрт-Мунча мәдәният йорты - II, Сарсаз-Баграж исә III урынга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев