Зәй офыклары

Зәйдә "Техно"да тәмәке тартмаучыларга ай саен 2000 сум премия түлиләр

Бүген Зәй "ТЕХНО" заводында үткән елга йомгак ясау, киләчәккә планнар белән таныштыру максатында хисап җыелышы узды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, завод коллективын районда үткән ел башкарылган эшләр һәм агымдагысына планлаштырылган чаралар белән таныштырды. Ул предприятиенең җитештерү куәтләрен арттыра баруын, коллективның район-шәһәр спорт, мәдәни тормышында актив катнашуын билгеләп...

Бүген Зәй "ТЕХНО" заводында үткән елга йомгак ясау, киләчәккә планнар белән таныштыру максатында хисап җыелышы узды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, завод коллективын районда үткән ел башкарылган эшләр һәм агымдагысына планлаштырылган чаралар белән таныштырды. Ул предприятиенең җитештерү куәтләрен арттыра баруын, коллективның район-шәһәр спорт, мәдәни тормышында актив катнашуын билгеләп үтте.

"ТЕХНО" - районда җитештерү куәтләрен арттыра барып, тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе. 2015 елда, илдәге катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, продукция планда каралганнан күбрәк җитештерелгән. Дөрес, предприятие җитештерелгән продукцияне сату мәсьәләсендә бераз кыенлыклар кичерә, әмма бу вакытлыча күренеш, дип ассызыклый завод директоры Андрей Мамонтов.

- Продукцияне сатуның иң яхшы чоры җәйге-көзге вакытка - төзелеш эшләре тулы куәткә барган чорга туры килә. Декабрь аенда ул кимеде, ләкин ничек кенә булса да, без җитештерү линияләрен туктатмыйча эшләү ягында. Шуңа да төп игътибарны сыйфатлы продукция җитештерүгә биреп, агымдагы елда сыйфат дәрәҗәсе буенча "ТехноНиколь" заводлары арасында икенче урыннан да түбән төшмәү максаты куела. 2015 елда завод, җитештерү системасы үсеше буенча лидер исемен яулап, махсус кубокны яңадан предприятиегә кайтаруга иреште. Моңа барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы урынны яулау нәтиҗәсендә ирешелде, - ди ул.

"ТЕХНО"да хезмәтне саклау системасының камил булуына да тукталып үтми мөмкин түгел. Соңгы өч елда предприятиедә хезмәт урыннарында травма алу очрагы теркәлмәгән. Куркыныч җитештерү мәйданнары махсус саклык чаралары белән әйләндереп алынган, һәр хезмәткәргә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртеп тору да эзсез калмый, әлбәттә.

Район башлыгы алга таба хезмәт урыннарында травмаларга юл куймаган эре предприятиеләрнең җаваплы хезмәткәрләрен республика бүләкләренә тәкъдим итүне карау кирәклеген ассызыклады. Безгә һәркемнең исән-имин хезмәт куюы бик мөһим, диде ул.

Сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсендә предприятие директоры узган елның ноябреннән тәмәке тартмаучыларның хезмәт хакларына ай саен 2 мең сум акча өстәлүен белдерде. Спортта активларның да һәрвакыт стимуллаштырылуы ассызыкланды.

Хезмәт хакына килгәндә, "ТЕХНО" - районда уртача хезмәт хакы иң зур булган предприятие. Разиф Кәримов бу яктан да заводта эш оештырылуын үрнәк итеп куйды.

"ТЕХНО" турында сөйләгәндә экология мәсьәләсе дә читтә калмый. Бу уңайдан шәһәр Советының даими депутат комиссиясе рәисе Расил Әгъләмов заводның экологияне саклау буенча барлык мөһим чараларны да үтәве турында халыкка аңлату эшләре алып бару тәкъдиме белән чыкты. Әлеге тәкъдим хуплау табып, киләчәктә шәһәрдәге һәр оешманың әйләнә-тирә табигатьне саклау программасы үтәлеше буенча махсус конференция оештыру кирәклеге әйтелде.

Соңыннан иң яхшы хезмәт куючылар, спортта активлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Энҗе Әгъләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: