Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә «Тере хәтер, тере легенда» акциясе бара

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара.

4 май көнне «Тере хәтер, тере легенда» акциясе һәм «#Мывместе» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында Зәйнең туган як тарихын  өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Мосееваны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм аңа чәчәкләр тапшырдылар.

Анна Мачтакова (ул аның кыз фамилиясе) шәфкать туташы курсын тәмамлый һәм 1942 елда фронтка китә. Бу гаҗәеп нәзакәтле хатын-кыз сугыш кырыннан йөзләгән яралыны алып чыгып, савыктыра. Көндез ул хирургларга ярдәм итә, ә төнлә авыр яралыларны саклап чыга. Анна Ивановна «Сугышчан батырлыгы өчен» медаленә лаек булган. Сугыш елларында санитарка кыз, соңрак снайпер буларак, Берлинга кадәр барып җитә. Ул тарихи вакыйганың шаһиты булган кеше – Җиңү Байрагын фашистлар Германиясе Хөкүмәте бинасына элүне күрә. Соңрак ул үзе дә Рейхстаг стенасына  үз фамилиясен язып калдыра. Ә фронттан Ватанга кайтучы алар составын маршал  Георгий Жуков шәхсән үзе озатып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев