Зәй офыклары

Зәйдә әти-әниләр патруле юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне тикшерә

“Кызыл калфак” бакчасы әти-әниләр патруле шәһәр урамнарына машина йөртүче һәм җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәве буенча тикшерү өчен рейдка чыкты.

Кичә – 27 гыйнварда Зәйнең “Кызыл калфак” бакчасы әти-әниләр патруле «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторы А. Тимофеев, юл куркынычсызлыгын профилактикалау буенча белгеч Елена Мингазова белән берлектә бакчага якын шәһәр урамнарына чыкты. Әти-әниләр һәм белгечләр юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрне күзәтеп, кагыйдәләрне төгәл үтәү кирәклеген искә төшерде. Шулай ук патруль тарафыннан  яктылык кайтаручы элементлар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, шул исәптән балаларны ташу кагыйдәләрен үтәү буенча мәгълүмат белән буклетлар таратылды.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов мондый тематик чараларны балалар катнашында булган юл һәлакәтләрен профилактикалау буенча мөһим, дип саный.  

- Мондый чаралар Зәйдә традицион үткәрелә, чөнки юл хәрәкәтендә иң мөһим катнашучылар – әти-әниләр һәм балалар. Аларның барлык юл йөрү кагыйдәләрен үтәве зур әһәмияткә ия. Балалар каршында эшләп килүче әти-әниләр патрульләре кисәтү максаты белән булдырылды. Алар нәкъ менә үз баласы йөргән бакчаның башка әти-әниләрен күзәтә, тикшерә, тагын бер кат кагыйдәләрне үтәү кирәклеген искә төшерә, - ди Вадим Валентинович.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: