Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Тикшерүләр закон бозу очракларын ачыклый

Зәйдә беренче кварталда 348 литр легаль булмаган алкогольле продукция әйләнештән алынган.

ТР алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эксперты Эльмира Милочкина хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче кварталында Зәй районында легаль булмаган алкоголь продукциясен сатуның 6 очрагы ачыкланган.

 Барлык очракларда да  товарның  тиешле  документлары булмаган. Барлыгы 348 литр  легаль булмаган алкогольле продукция  әйләнештән алынган.

Әлеге төр хокук бозулар  өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы  буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр, гражданнарга,  спиртлы продукцияне  конфискацияләү белән беррәттән, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев