Зәй офыклары

Зәйдә тимер юл кичүе аша күпер төзү эше дәвам итә

Бүген Зәйдә "Алнаш-Бөгелмә" тимер юлы аша күпер төзү буенча район җитәкчелеге, "Главтатдортранс" ГКУ заказ бирүче,Татарстан Республикасы "Күперләр" ААҖ генподрядчы һәм субподрядчы оешмалар катнашында атналык киңәшмә үтте. Кичү төзелеше озынлыгы якынча 720 метр тәшкил итә. Юл үткәргеч төзүнең төп максаты - алга таба шәһәр территориясен комплекслы үстерү, транспорт коммуникацияләрен арттыру, районыбыз...

Бүген Зәйдә "Алнаш-Бөгелмә" тимер юлы аша күпер төзү буенча район җитәкчелеге, "Главтатдортранс" ГКУ заказ бирүче,Татарстан Республикасы "Күперләр" ААҖ генподрядчы һәм субподрядчы оешмалар катнашында атналык киңәшмә үтте. Кичү төзелеше озынлыгы якынча 720 метр тәшкил итә. Юл үткәргеч төзүнең төп максаты - алга таба шәһәр территориясен комплекслы үстерү, транспорт коммуникацияләрен арттыру, районыбыз шәһәр һәм авыллары арасында транспорт хәрәкәте оештыруны яхшырту. Бүгенге көндә 10 терәк куелып эш дәвам итә субайлар 100 процентта сугылган, бетон салу һәм монтажлау эшләре башкарыла. Барлык эш график тәртибендә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: