Зәй офыклары

Зәйдә тәмәке сатуны чикләү буенча закон үтәлеше прокуратура контролендә

Зәй шәһәр прокуратурасы Иске Зәй бистәсендә урнашкан "Каенкай" балалар бакчасына якын урыннарда тәмәке эшләнмәләре сатуны чикләү буенча закон үтәлешен тикшерде. Бакча территориясеннән 39,4 метр арада "Лина" кибете урнашкан, тикшерүләр анда тәмәке сатылуын ачыклады. Бу 15нче федераль законга каршы килә, чөнки закон буенча тәмәке сатыла торган урын балалар учреждениесеннән ким дигәндә...

Зәй шәһәр прокуратурасы Иске Зәй бистәсендә урнашкан "Каенкай" балалар бакчасына якын урыннарда тәмәке эшләнмәләре сатуны чикләү буенча закон үтәлешен тикшерде. Бакча территориясеннән 39,4 метр арада "Лина" кибете урнашкан, тикшерүләр анда тәмәке сатылуын ачыклады. Бу 15нче федераль законга каршы килә, чөнки закон буенча тәмәке сатыла торган урын балалар учреждениесеннән ким дигәндә 100 метр читтә урнашкан булырга тиеш. Хәзер әлеге кибет хуҗасына карата административ эш кузгатылып, аңа 3 мең сум штраф билгеләнде, алга таба закон таләпләрен бозмаска кирәклеге искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: