Зәй офыклары

Зәйдә тонировкалы 3 машина хуҗасы җаваплылыкка тартылды

Бүген 26 гыйнварда шәһәр һәм районда тонировкаланган пыялалы транспорт чаралар белән идарә итү белән бәйле хокук бозуларны кисәтү буенча чаралар узды, 3 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.

Хокук бозучыларга административ хокук бозулар Кодексының 12.5 маддәсе 3.1 өлеше нигезендә ("Төзек булмаган яки эксплуатацияләү тыелган транспорт чарасы белән идарә итү") 500 сум күләмендә штраф яный. Беренче 10 көндә аны 50 процент ташлама белән түләргә мөмкин. Закон буенча, ЮХИДИ хезмәткәрләре тонировканы урында ук алырга таләп итәргә яки моның өчен күпмедер вакыт бирергә мөмкин.

Әлеге таләпне үтәмәгән өчен шоферга административ хокук бозулар Кодексының 19.3 маддәсе буенча җаваплылык - 1 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кулга алыну яный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: