Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “Тоннель” операциясе вакытында 15 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган

Бер транспорт чарасы штрафстоянкага куелган.

Зәйдә чираттагы «Тоннель» операциясе булды. Әлеге чараның максаты – юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозучыларны ачыклау.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатында ай саен диярлек  «Тоннель» операциясе уздырылып тора.

- Күпме кисәтүгә  карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен  бозу очраклары кимеми. Саклык каешларын эләктермичә яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне артыручылар еш күзәтелә, - ди юл инспекторлары.

Операция нәтиҗәләре буенча 15 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Аерым алганда, болар - куркынычсызлык каешын эләктермәү (1 кеше), ОСАГО таныклыгы булмау (8 кеше), машинаның дәүләт номерын укып булмау (5 кеше), машина белән төзек булмаган руль белән идарә итү (1 кеше). Соңгы очрак  буенча транспорт чарасы штрафстоянкага куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев