Зәй офыклары

Зәйдә “Трактор-прицеп” операциясе бара

Агымдагы елның 8 июненнән 30ына кадәр республикада ТР ЮХИДИ идарәсе ТР буенча Дәүләт техник күзәтчелеге белән берлектә "Трактор-прицеп" операциясе игълан итте. Аның максаты - тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашында аварияләрне киметү. Операция барышында тракторларның, үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәлүе, ОСАГО полисы, йөртүче яки механизатор таныклыгы, юллама документациясе булу-булмавы, агрегат номерлары...

Агымдагы елның 8 июненнән 30ына кадәр республикада ТР ЮХИДИ идарәсе ТР буенча Дәүләт техник күзәтчелеге белән берлектә "Трактор-прицеп" операциясе игълан итте. Аның максаты - тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашында аварияләрне киметү. Операция барышында тракторларның, үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәлүе, ОСАГО полисы, йөртүче яки механизатор таныклыгы, юллама документациясе булу-булмавы, агрегат номерлары туры килү-килмәве тикшерелә. Аның кысаларында Зәйдә дә актив эш алып барыла. Юллардагы, авыл җирлекләре территорияләрендәге һәм шулай ук басуда терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техника игътибардан читтә калмый. Алардан файдалану кагыйдәләрен бозучыларга штраф санкцияләре саллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: