Зәй офыклары

Зәйдә транспорт карталары кулланышка керә

Халыкка җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү сыйфатын күтәрү максатында транспорт предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә ирешү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында” карары (№604, 19 июль, 2019 ел) нигезендә “Транспорт кушымтасы белән электрон карталар һәм шулай ук ташламалы электрон карталар бирү тәртибен раслау турында” ТР Министрлар кабинетының 574нче карарына (2 июль, 2002 ел) үзгәрешләр кертелде һәм җәмәгать транспортында йөргән өчен түләүдә автоматлаштырылган система кертү карала. Әлеге карар зәйлеләргә дә кагыла.

-Әгәр дә сез “социаль проездной”дан файдалансагыз (барлык пенсионерларга кагыла), автобуста йөрү өчен бердәм исемле социаль билет (транспорт картасы) алу өчен социаль яклау бүлегенә (Зәй шәһәре, Рәфыйков урамы, 10нчы йорт) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән паспорт һәм ташламага ия булу турындагы таныклык булу шарт. Әлеге транспорт картасы белән барлык зәйлеләр файдалана алачак. Социаль яклау бүлеге аны пенсионерлар һәм ташламага ия башка категория гражданнарга гына бирә, - диде социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.
Шунысын әйтергә кирәк, транспортта картадан файдалану өчен аның иясе картаны акча белән тулыландыра. Юлда йөрү өчен бирелә торган айлык акчаны алу схемасы элекке тәртиптә кала.
Социаль яклау бүлегендә транспорт карталарын бирү башланган инде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: