Зәй офыклары

Зәйдә тренер истәлегенә футбол уеннары бара

16 сентябрьдән Зәйнең «Энергия» стадионында, футбол буенча тренер булып озак еллар эшләгән Илдус Сөнгәтуллин истәлегенә, 2006-2008 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында, “Барс” спорт мәктәбе беренчелегенә футбол уеннары башланды.

Анда шәһәр мәктәпләре командалары көч сынаша. 16 сентябрь көнне узган уеннарда шәһәрнең 2нче мәктәбе командасы 3нче мәктәптән булган көндәшләрен 9:0 исәбе белән җиңде. Ә 4нче мәктәп командасы белән татар гимназиясе футболчылары очрашуы 3:0 исәбенә, 7нче мәктәп белән 6нчы мәктәп командалары уены 5:3 исәбенә тәмамланды.
17 сентябрьдә исә 4нче мәктәп 6нчы мәктәп уенчыларын 11:2, 2нче мәктәп 3нче мәктәп командасын 0:2 исәбенә җиңде.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: