Зәй офыклары

Зәйдә цифрлы телевидениегә күчү уңаеннан яңа төркем волонтерларны укыттылар

14 октябрьдән Россиянең 21 төбәгендә аналоглы федераль каналларны трансляцияләү туктатыла. Заманча кабул итү җайланмасы турында алдан ук кайгырткан телевизор караучылар 20 цифрлы телеканалларны карый алачак. Һәм алай гына да түгел әле. “Аналог”та берничә федераль канал, шулай ук төбәк каналы да кала.

Бүген шәһәрнең “Яшьлек” яшүсмерләр клубында цифрлы телевидениегә күчүдә халыкка ярдәм итү өчен тагын бер төркем волонтерларны укыттылар. Алар – политехник колледж студентлары. Алдан шундый укулар  авыл җирлекләре өчен оештырылган иде.
Татарстан Республикасы радио-телевизион тапшырулар Түбән Кама  үзәге (РТПЦ) белгечләре волонтерларга цифрлы телевидениенең өстенлекләре, аңа күчү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар, волонтерларның сорауларына җавап бирделәр.
 “Цифрга”га күчү республикабызның барлык гражданнарына бушлай яхшы сыйфатта 20 телеканал карарга мөмкинлек тудырачак.
 Әгәр дә сезнең телевизорыгыз экраннарында  “А” хәрефе күрәсез икән, димәк, сез аналог эфиры белән файдаланасыз.
Цифрлы  эфир телевидениесенә күчү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң?
-  Әгәр дә телевизорыгыз DVB-Т2 цифрлы стандартта эшли икән, бу очракта аны дециметрлы яки  бөтен дулкыннарны тота торган антеннага тоташтыру да җитә.   Телевизорыгыз DVB-Т2 цифрлы стандартта эшләмәгән очракта, антеннадан тыш DVB-T2 стандартлы приставка да алырга кирәк булачак. Алар хәзер барлык көнкүреш техникасы һәм электроникасы кибетләрендә, почта бүлекләрендә сатыла.
Телевизорның DVB-Т2 цифрлы стандартта эшләвен яки эшләмәвен ике төрле ысул белән белеп була:
-   телевизорның паспортында DVB-Т2 язылган булырга тиеш. Әгәр дә ахырда 2 саны булмаса (DVB-Т гына) бу телевизор  цифрлы тапшыруларны күрсәтмәячәк.
-  Интернетта  эзләү юлында телевизор маркасын язарга һәм килеп чыккан биттә  “характеристика” төймәсенә басып “прием сигнала”  пунктын карарга. Әгәр бу телевизор цифрлы телевидение ташыруларын күрсәтсә, анда DVB-T/T2 MPEG4 дип язылырга тиеш,- диде инженер Фердинанд Зинннәтуллин.
Цифрлы телевидение тапшыруларын карау өчен бөтен төр телевизорга да антенна (аналог  яки цифрлы телевидение өчен) кирәк. Цифрлы телевидение ташыруларына күчү кабель челтәреннән, спутниклы телевидениедән, IP телевидениедән  файдаланучыларга, шулай ук экраннарында “А” хәрефе булмаган телевизор ияләренә кагылмаячак. Бу очракта цифрлы телевидение эфирына күчү үзеннән-үзе башкарыла.
Цифрлы телевидениегә күчүдә кыенлыклар булган очракта, шәһәрдә яшәүчеләр 14-17 октябрьдә 7-52-84 телефонына шалтыратып, өйгә волонтер чакырта алалар. Авылларда яшәүчеләргә җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: