Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә Тукайның 135 еллыгына багышланган чаралар уза

Кичә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Тылсымлы әкият” бакчасында зур бәйрәм үтте.

26 апрельдә Зәй шәһәренең “Тылсымлы әкият” балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан музыкаль кичә үтте.

Бакча фойесында Тукай иҗатына багышланган эчтәлекле күргәзмә эшләде.

Бу кичәдә балалар яраткан Тукай әкият геройлары - Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык катнашты. Алар бәйрәмнең көтелгән кунаклары булдылар, чын-чынлап балаларның күңелен күреп, кәефләрен күтәрделәр.

Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштылар. Шагыйрьнең шигырьләрен рус һәм татар телендә ятан сөйләделәр, кызыклы уеннар уйнадылар.

- Тәрбия эшендә без Тукай иҗатын киң кулланабыз, чөнки Тукаебыз шагыйрь генә түгел, ә педагог та. Ул әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана, шуңа да аның балалар өчен язылган һәр әсәре - зур тәрбия коралы. Без моны урынлы куллана белергә генә тиеш, - дип саный ана теле тәрбиячесе Венера Алексеева.

Гаять күп санлы шигырьләре белән Тукай әти-әниләргә генә түгел, тәрбияче һәм укытучыларга да яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бәхеткә, балалар өчен Габдулла Тукай күп  шигырьләр иҗат иткән. Музыкаль кичәдә алар яңгырады.

Бәйрәм – татарның гимны булган ”Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев