Зәй офыклары

Зәйдә туристлар слеты узды

Районның «Йолдызлык» муниципаль лагеренда эшче яшьләр һәм авыл яшьләренең туристлык слеты узды.

Анда 4 предприятие-оешма, политехник колледж һәм 5 авыл җирлеге  яшьләре катнашты.

Слетта катнашучыларны район башкарма комитетының  яшьләр эшләре идарәсе  башлыгы  Александр Бушуев сәламләде. Әлбәттә, слет программасы ярышлардан торды. Ул үз эченә  билгеле бер араны, шулай ук   каршылыкны һава аша, бүрәнәдән  үтү,  "Вертикаль маятник" методы белән күчү кебек ярышларны алган иде.

 Пешекчеләр фестивале исә слетта катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

 Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: I урын- ГРЭС, II урын - «ТЕХНО  заводы» ҖЧШ, III урын - "Аккурайд Уилз Руссиа"ҖЧШ.

Авыл яшьләре арасында I урынга Баграж авыл җирлеге командасы лаек дип табылды. Сәвәләйлеләр - II,  Якты Күл авыл җирлеге III урында.

 Барлык катнашучыларга  дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: