Зәй офыклары

Зәйдә “Тылсымлы әкият” балалар бакчасы ачылды: фотолар

Бүген Зәйдә республика Президент программасы буенча төзелгән "Волшебная сказка" - "Тылсымлы әкият" балалар бакчасы ачылды. Аны тантаналы шартларда ачуда район җитәкчелеге, әлеге учреждение төзелешендә катнашкан оешма-предприятиеләр вәкилләре катнашты. 140 урынга исәпләнгән балалар учреждениесе нигездә 1,5-3 яшьлек балаларны бакчаларга урнаштыру проблемасын хәл итү максатында төзелде. - Бүген шәһәребез нәниләренең дә, аларның...

Бүген Зәйдә республика Президент программасы буенча төзелгән "Волшебная сказка" - "Тылсымлы әкият" балалар бакчасы ачылды. Аны тантаналы шартларда ачуда район җитәкчелеге, әлеге учреждение төзелешендә катнашкан оешма-предприятиеләр вәкилләре катнашты. 140 урынга исәпләнгән балалар учреждениесе нигездә 1,5-3 яшьлек балаларны бакчаларга урнаштыру проблемасын хәл итү максатында төзелде.

- Бүген шәһәребез нәниләренең дә, аларның әти-әниләренең дә шатлыклы көне. Агымдагы елда республика тарафыннан районга кертелгән барлык сумманың күпчелек өлешен тәшкил иткән - 85 млн сум тирәсе средство нәкъ менә шушы бинага тәгаенләнде. Бу бакча төзелеш ягыннан гына түгел, барлык кирәкле җиһазлар белән дә тулысынча тәэмин ителгән, хәзер нәниләребезне тәрбияләүне сыйфатлы башкару бакча коллективына йөкләнә, - диде Разиф Кәримов тәбрикләү сүзләрен җиткереп һәм балалар учреждениесенә зур экранлы телевизор алу өчен махсус сертификат бүләк итте. Районның күп кенә предприятие җитәкчеләре дә бакчаны котлап үзенчәлекле бүләкләр белән килгән иде. Кунаклар тантаналы чарадан соң яңа бина белән танышудан канәгать калды.

Яңа бакчада барлыгы 6 төркем эшләячәк, аларның өчесе ясле яшендәге нәниләр белән шөгыльләнүне күздә тотып оештырыла. Мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова белдерүенчә, биредә сабыйларны кече яшьтән өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә башлангыч белем биреп тәрбияләү күздә тотыла. Иртәгәдән беренче төркем балалар икешәр сәгатькә бакчага килә башлый, адаптация вакытын яңа елга кадәр төгәлләү бурычы куелган. Ә бакчадагы уңайлыкларга килгәндә, биредә уен өчен дә, төрле дәресләр үткәрү өчен дә заманча шартлар тудырылган. Бакча интерактив технологияләр белән җиһазландырылган. Хәтта сабыйларның психологик яктан үз-үзләрен тотышларына уңай тәэсир итү максатында бакчада релаксация бүлмәсе дә бар. Физик күнегүләр ясау, кул бармаклары моторикасын камилләштерү, мантыйкый фикерләү дәрәҗәсен үстерү дә заманча шартларда алып барылачак, диләр тәрбиячеләр. Бакча мөдире Елена Галактионова биредә тудырылган барлык уңайлыклар сабыйларны тәрбияләүдә инде ярты эш дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: