Зәй офыклары

Зәйдә уку алдынгылары өчен “Чыршы бәйрәме” үтә

Шәһәрнең "Энергетик" Мәдәният сараенда уку алдынгылары, төрле фәнни, иҗади бәйгеләр җиңүчеләре, спортчы укучылар өчен "Чыршы бәйрәме" оештырыла. Анда район мәктәпләреннән 500 бала катнаша. Бәйрәмнең төп үзенчәлегенең берсе булып "Чыршы бәйрәме"ндә инде икенче ел рәттән район башлыгы грантларын иң-иң булган укучыларга тапшыру тора. Быел әлеге 2 мең сумлык бүләккә 30 укучы...

Шәһәрнең "Энергетик" Мәдәният сараенда уку алдынгылары, төрле фәнни, иҗади бәйгеләр җиңүчеләре, спортчы укучылар өчен "Чыршы бәйрәме" оештырыла. Анда район мәктәпләреннән 500 бала катнаша. Бәйрәмнең төп үзенчәлегенең берсе булып "Чыршы бәйрәме"ндә инде икенче ел рәттән район башлыгы грантларын иң-иң булган укучыларга тапшыру тора. Быел әлеге 2 мең сумлык бүләккә 30 укучы лаек дип табылган. Ә 25 декабрьдә Казанда "Татнефть-Арена"да Президент чыршы бәйрәме үткәрелә. Анда катнашу өчен Зәйдән 36 бала сайлап алынган. Алар - уку алдынгылары, җиңүче-спортчылар, фән олимпиадалары җиңүчеләре, иҗат бәйгеләре лауреатлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: