Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә укучылар арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика конкурсының муниципаль этабы бара

Быел конкурста шәһәрдән - 8 һәм авыллардан 14 мәктәптән 80 укучы катнаша.

Зәйнең 7нче мәктәбендә  укучылар арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч-2021" республика конкурсының район этабы бара. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үзләштереп, аларны үтәүне максат итеп куйган әлеге конкурс инде ундүрт ел уздырыла. Быел конкурста шәһәрдән - 8 һәм 14 авыл мәктәбе катнаша (барлыгы 80 укучы).

Командалар мәктәпнең автошәһәрчегендә, велосипедта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, фигуралы йөрү, компьютерда онлайн режимында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә тест үтү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча агитбригада белән чыгыш ясау һәм кайбер башка бәйгеләрдә ярышачак.

Иң оста команда конкурсның төбәк турында Зәй данын яклаячак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев