Зәй офыклары

Зәйдә укучылар "тере музей" гәүдәләндерде

Зәйдә агымдагы ел мәдәният елы буларак билгеләп үтелә, аның кысаларында һәр мәктәп мәдәни темага үзенчәлекле чара әзерләп киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итә.

Бүген шундый үзенчәлекле чараны "Энергетик" Мәдәният сараенда зәйлеләргә шәһәрнең 4нче мәктәбе оештырды. Алар бөек рус әдибе Александр Пушкин чорын "тере музей" рәвешендә гәүдәләндерде. 5 "А" сыйныфы укучылары гимназистлар булып, каурый каләм белән язсалар, өлкән сыйныф укучылары гыйлемле катлам кешеләрен күзалларга мөмкинлек бирде. "Тере музей"ны күпләр зур кызыксыну белән карады. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: