Зәй офыклары

Зәйдә укучылар җәйне куркынычсыз үткәрергә әзерләнә

“Кеше һәм закон” клубы эшчәнлеге кысаларында бүген Зәйнең 4нче мәктәбе 5 “А” сыйныфы укучылары “Җәй, Каникуллар, Куркынычсызлык” дигән темага сыйныф сәгатендә катнаштылар.

Үзәк китапханә китапханәчесе Зөлфия Гыйльманова, балаларга җәй көне нинди куркынычсызлык чараларына игътибарлы булырга кирәклеген аңлатты, мисаллар белән дәлилләде. Соңыннан балалар “Талпан”, “Янгын куркынычсызлыгы”, “Табигатьтә үзеңне тоту”, “Юл куркынычсызлыгы” темалары буенча махсус проектлар якладылар.
-Укучылар темаларны үзләре аңлаганча рәсемнәр белән баеттылар, төрле ситуацияләр була калганда ни эшләргә кирәклеге турында сораулар бирделәр. Шул рәвешле без җәйне сау-сәламәт үткәрергә әзерләндек, - ди сыйныф җитәкчесе Роза Борисенко.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: