Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә укучыларның “ЭКО стилендәге тормыш” республика конференциясе узды

Анда Зәй укучылары да катнашып, җиңү яулады.

1 апрельдә Зәйдә мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе базасында “ЭКО стилендәге тормыш” беренче ачык республика конференциясе-конкурсы узды.
Чараның максаты сәләтле балаларны ачыклау, экология өлкәсендә укучыларның проект һәм тикшеренү иҗатына ярдәм итүдән гыйбарәт. Конференциядә Татарстанның 12 районыннан 48 укучы катнашты.
Жюри составына КФУның Алабуга институтының биология һәм химия кафедрасы өлкән укытучысы Эльвира Гафиятуллина, Алабуганың «Балалар экология-биология үзәге» директоры Асия Әхтәмова, “Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең табиб-эпидемиологы Икълимә Стефанова, Зәй Кече фәннәр академиясе, балалар иҗаты йорты һәм сәнгать мәктәбе педагоглары керде.
Конференциягә тәкъдим ителгән тикшеренү эшләренең күбесе югары дәрәҗәдә башкарылган иде. Аларда укучыларның белеме, тикшеренү эшләре барышында алынган нәтиҗәләрне анализлый белүләре һәм куелган проблеманы чишүгә иҗади якын килүләре югары бәяләнде.


Конференция нәтиҗәләре буенча Зәйдән Раилә Хәсәншина ("Сыер ите фаршының төрле маркалары мисалында сыйфатлы ит продуктын билгеләү” эше), Яна Русакова ("Төрле маркалар үрнәгендә сыйфатлы сөтне билгеләү”), Азалия Усманова (“Үсемлек яфраклары пластинкаларына тузан утыруы буенча территориянең пычрануын билгеләү), Дарья Лазарева (“Туфракның ачылыгын бәяләү”), Карина Биктаһирова (“Зәй шәһәренең Яңа шәһәр бистәсе территориясендә туфракта авыр металлар табу”), Айна Гәрәева "(Мәктәпнең уку бүлмәсенең һава мохитендә микроорганизмнар санын исәпкә алу”) җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев