Зәй офыклары

Зәйдә укучыларның кече академиясенә яңа җитәкче билгеләнде

Зәйдә мәктәп укучыларының кече академиясе җитәкчесе итеп Альбина Бывальцева билгеләнде. Моңа кадәр ул “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Альбина Азатовнаны тәкъдим итү чираттагы аппарат киңәшмәсендә булды.

- Төрле фәннәр буенча сәләтле балалар белән максатчан эшләү хәзерге заманда аеруча мөһим, шуңа да сезгә бик тә җаваплы эшне йөклибез. Билгеле булганча, шәһәрдәге элекке балалар поликлиникасы бинасы хәзерге вакытта үзгәртеп кору алдында тора, ул укучыларның кече академиясе өчен бирелә. Биредәге төзекләндерү эшләрен сезгә, балаларга заманча белем алу өчен ничек кирәк, шулай итеп башкарту бурычы йөкләнә. Киләчәктә Зәйдән нинди фән эшлеклеләре, аеруча талантлы кешеләр чыгуы нәкъ менә сезнең нәтиҗәле эшкә бәйле булачак, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: