Зәй офыклары

Зәйдә укучыларны табиб һөнәре белән таныштырдылар

2020 елда районыбызда Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде, шул уңайдан 15 гыйнварда үзәк китапханәдә 3нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары районның баш педиатры Григорий Абрамов һәм үзәк дәваханәнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Марина Зиннәтуллина белән очрашты.

Табиб һөнәре  - җирдә иң игелекле һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Баш китапханәче Лилия Хафизова балаларга табиб һөнәре турында сөйләде. Ә аның тарихы  борынгы заманнарга барып тоташа. Борынгы Грециянең Бөек философы Сократ болай дигән: «Җирдәге барлык һөнәрләр дә кешеләрдән, бары тик өчесе генә: табиблар, укытучылар һәм хөкемдарлар Ходайдан”.  Табиб – ул Ходайдан бирелгән  сәләт. Күпьеллык тәҗрибәсе булган табиб Григорий Матвеевич укучыларның игътибарын табиб һөнәрен сайлаган кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлегенә юнәлтте. Иң мөһиме – кешеләрне ярату, диде ул. Табиб сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында сөйләде һәм укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
 Очрашу ахырында укучылар сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. «Сәламәт яшәү рәвеше» викторинасы туклану, гигиена, спорт мәсьәләләренә багышланды. Мондый очрашулар укучыларда медицина хезмәткәре һөнәре белән кызыксыну гына түгел, ә кешеләр сәламәтлеге сагында тору мөһим, җаваплы һәм шәфкатьле һөнәр булуы  турында да аңлата. Чара ахырында «Китап аша сәламәтлеккә " дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: