Зәй офыклары

Зәйдә укытучылар осталыкта ярыша

Зәйдә "Россиянең ел укытучысы- 2021" Бөтенроссия конкурсының республика этабы төбәк туры дәвам итә.

Бүген шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә конкурста катнашучылар иртән үк эшкә кереште,  ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтүгә алындылар.
Әлеге фотосурәтләрдә сез Түбән Каманың 32нче гимназиясе музыка укытучысы Юлия Охотникованы күрәсез. Ул һөнәри осталык бәйгесендә беренче мәртәбә катнаша.
-Ачык дәрес өчен мин 4нче сыйныфта “Халык музыкасында милләтнең рухи халәте чагыла” темасын алдым. Музыкаль тәрбия - беренче чиратта рухи, әхлакый, эмоциональ тәрбия һәм, иң мөһиме, милли материаллар нигезендә тәрбия бирү. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, милли үзаң үсеп җиткәч кенә тумый, ул беренче сүз, беренче адым, халык музыкасы, халык  җырларыннан башланырга тиеш, -ди ул.
 -Без төбәк бәйгеләрендә Бөтенроссия конкурсының республика финалында үзләрен күрсәтә алырдай укытучыларны ачыклыйбыз.   Дәресләр һәм мастер-классларда дәрес үткәрүнең кызыклы формаларын, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнарын, заманча технологияләрне педагогик эшчәнлектә оста кулланучы укытучыларны барлыйбыз. Шунысын әйтергә кирәк, Татарстан укытучылары ел саен уздырылучы әлеге конкурста яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп киләләр. Конкурс укытучыга яңа үрләр яулау өчен старт алу булып тора,- диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: