Зәй офыклары

Зәйдә унынчы ярминкә узды

Беренчеләрдән булып район башлыгы Разиф Кәримов сәүдә рәтләре буйлап узды һәм шәһәрлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде.

Бүген 28 ноябрьдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда сезон башыннан  чираттагы, унынчы ярминкә узды. Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып сәүдә рәтләре буйлап район башлыгы Разиф Кәримов узды һәм шәһәрлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм сыйфаты белән танышты. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу атнада - Сәвәләй, Сармашбаш, Якты Күл, Иске Маврин, Төги авыл җирлекләре палаткалар корып,  шәхси ярдәмче хуҗалыклары продукциясе тәкъдим иттеләр. Шулай ук ярминкәдә фермерлар Карташов,  Ионов,  Савгильдин,  Рафаиловлар, Носовлар да актив катнаштылар. Ярминкәдә сыер, дуңгыз ите, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, яшелчә, шикәр комы сатылды. Узган дистәләп ярминкәдә зәйлеләр якынча 4 миллион 600 мең сумлык товар сатып алды.

Фотолар муниципаль сайттан алынды

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: