Зәй офыклары

Зәйдә урамнар чистара

Бүген Зәйдә санитар чистарту икеайлыгы кысаларында оешма,предприятие, учреждения хезмәткәрләре территорияләрне чистарту эшенә күмәкләп чыктылар.

Һава торышының матур булуы кешеләрнең үз оешмасы территориясен күтәренке рухта җыештыруга этәрде. Безнең “Зәй-информ” оешмасы хезмәткәрләре дә санитар икеайлыкка теләп кушылды. Себереп, тырмалап чүп-чардан арындырылган тирәлек хәзер караган саен карау теләге уята. Гомумән Зәйдә һәр коллектив чистарту эшләренә җитди карый, күпләр чиста, тәртипле җирдә яшәве дә күңелле дигән фикердә. Алга таба да территорияләрне чистарту һәр атнаның чәршәмбе, җомга көннәрендә дәвам итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: