Зәй офыклары

Зәйдә урман яна башлаган очракта барлык хезмәтләрнең әзерлеген тикшерү буенча өйрәнүләр үтте

Янгын куркынычы янаган чорда табигать кочагында ял иткәндә урманнарда учак ягу, янган шырпы, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген җиргә ташлау тыелганын һәрдаим истә тотарга кирәк.

Көннәр җылытуга, төрле төбәкләрдә урманнарда янгын чыгу очраклары башлана. Хәзер үк инде Россиянең аерым территорияләрендә урманнар яну турында хәбәрләр ишетелә башлады.

Билгеле булганча, урманнарда  янгыннарның күпчелеге гражданнарның ачык ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Янгын куркынычы янаган чорда табигать кочагында ял иткәндә урманнарда учак ягу, янган шырпы, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген җиргә ташлау тыелганын һәрдаим истә тотарга кирәк.

Шул ук вакытта, урманнарда янгын чыккан очракларда, тиешле хезмәтләргә утны тиз сүндерү өчен хәзердән үк әзер булу сорала. Әлеге уңайдан бүген Зәй янгын-коткару гарнизоны җитәкчелеге  урман яна башлаган очракта барлык хезмәтләрнең (янгын сүндерүчеләр, эчке эшләр бүлеге, урман хуҗалыгы, ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү, газ һәм электр челтәре хезмәтләре һ.б.) , янгын турында сигнал алуга, бердәм булып, аны сүндерүгә  керешә алуга әзерлеге буенча өйрәнүләр үткәрде. Алда аталган хезмәтләрнең һәркайсының бу очракта үзенең вазифасы бар.

Өйрәнүләр Аксар җирлегенә караган Перцовка авылы янында оештырылды. Бу очраклы түгел, биредә урман йортларга терәлеп тора диярлек. Урманда янган чыга  калганда, авылга куркыныч яный.

-Бәхетебезгә, соңгы ун елда районда урманнарда янгын чыгу очраклары булмады. Әмма быелгы җәйдә ул булмас, дип әйтеп булмый. Без андый очракларга һәрвакыт әзер булырга тиеш. Без бүген нәкъ менә  район хезмәтләренең бу мөһим очракларда, тиз генә оешып, бердәм эшли алу күнекмәләрен тикшердек. Әйтергә кирәк,  барлык хезмәтләр дә оператив булуларын күрсәтте, -диде Зәй янгын-коткару гарнизоны башлыгы Владимир Агриков.

Өйрәнүләрдә урман хуҗалыгыннан сабан таккан берничә трактор да катнашты. Чөнки янгын чыгуны кисәтүче чаралар арасында  урман массивлары буйлап минерал полосалар булдыру да каралган.

-Без әзер, һәр елны бу эшне күпмедер күләмдә  башкарабыз, -диләр тракторчылар.

 Алдан хәстәрен күргән откан, билгеле. Шулай да, әлеге хезмәтләргә янгыннар сүндерү бәлән бәйле чараларда катнашырга туры килмәсен иде. Ә моның өчен урманнарыбызга  янгын куркынычы зур булган чорда барыбызга да уяу булу кирәк.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: