Зәй офыклары

Зәйдә ут чыккан гараж иминиятләнмәгән булган

30 гыйнварда иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Зәйнең 88нче янгын частена "Турист-1" гараж ширкәтендәге бер гаражда янгын чыгуы турында хәбәр алына. Нәтиҗәдә аның эчке, андагы әйберләр янып бетә. Тикшерүләрдән күренгәнчә, ут электрүткәргечтәге кыска ялганыштан чыккан дип исәпләнә. Янгыннан зыян килгән мәйдан 12 квадрат метр белән исәпләнә. Шунысы бар, гараж иминиятләнмәгән булган,...

30 гыйнварда иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Зәйнең 88нче янгын частена "Турист-1" гараж ширкәтендәге бер гаражда янгын чыгуы турында хәбәр алына. Нәтиҗәдә аның эчке, андагы әйберләр янып бетә. Тикшерүләрдән күренгәнчә, ут электрүткәргечтәге кыска ялганыштан чыккан дип исәпләнә. Янгыннан зыян килгән мәйдан 12 квадрат метр белән исәпләнә. Шунысы бар, гараж иминиятләнмәгән булган, димәк аны төзекләндерү өчен хуҗага чыгымны үз кесәсеннән чыгарырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: