Зәй офыклары

Зәйдә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләячәкләр

Бүген 28 октябрьдә Зәйдә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләячәкләр. Уңыш бәйрәме сәгать 10да башлана.

Пандемия белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, авыл хуҗалыгы тармагы тотрыклы эшләвен дәвам итә. Зәйлеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район басуларында чәчү эшләре тулы күләмдә башкарылды, вакытында урып-җыю кампаниясе барды.

Зәй хезмәтчәннәренең  горурланырлыгы  бар -  аграрийларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә район бөртеклеләрне җыеп алу буенча лидер булды, иң югары уңышлылык күрсәтте. Кыска вакыт эчендә зәйлеләр шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр. Гектарыннан  486 центнер уңыш белән 9 101 гектар мәйданда 442,5 мең тонна татлы тамыр җыеп алынды.

Бәйрәмдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән зәйлеләргә бүләкләр тапшырылачак. Чара барлык кирәкле эпидемиологик нормаларны үтәп узачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: