Зәй офыклары

Зәйдә "Уңыш бәйрәме"н каршылап

"Зәй офыклары" газетасы 28 октябрьдә "Энергетик" Мәдәният сараенда үтәчәк "Уңыш бәйрәме"уңаеннан район авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәме белән алдынгы авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең фотопортретларыннан "Мактау тактасы" рубрикасын тәкъдим итә. Без әлеге рубрика астында агымдагы ел уңышын үстерү, җыюда югары нәтиҗәләргә ирешкән механизатор-комбайнчылар, терлекчелектә нәтиҗәле хезмәт куючы мөхтәрәм зәйлеләр белән таныштырабыз.

“Мактау тактасы”нда иң беренчеләр булып урынны агымдагы елда бөртеклеләр уңышын җыюда иң алдынгы булган комбайнчылар ала. Алар 4500 тоннадан артык ашлык суктыруга ирешкәннәр.
“Восток” агрофирмасыннан Илдус Фәтхуллин ярдәмчесе Зөлфәт Шәрифуллин белән 5472 тонна суктырган.
“Зәй агрофирмасыннан Андрей Митрофанов (ярдәмчесе Сергей Крулев) 4835 тонна, Ирек Хәсәншин (ярдәмчесе Михаил Владимиров) 4648 тонна, “Восток”тан Дамир Шәйгарданов (ярдәмчесе Денис Умнов) 4418 тонна бөртеклеләр суктырып иң югары бүләккә ия булдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: