Зәй офыклары

Зәйдә узган атнада ашыгыч ярдәм хезмәте 400 чакыру алган

23 - 29 ноябрьдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 400 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 45е - балалар авырып китү сәбәпле шалтырату. Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр янына ашыгыч ярдәм хезмәте 6 мәртәбә чыккан. Травма алучылар - 29. Нигезсез шалтыратулар 16 булган. Авыллардан ашыгыч ярдәм таләп итүчеләр 36 теркәлгән. Алкоголь кулланып хәле...

23 - 29 ноябрьдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 400 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 45е - балалар авырып китү сәбәпле шалтырату. Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр янына ашыгыч ярдәм хезмәте 6 мәртәбә чыккан. Травма алучылар - 29. Нигезсез шалтыратулар 16 булган. Авыллардан ашыгыч ярдәм таләп итүчеләр 36 теркәлгән. Алкоголь кулланып хәле начараючылар саны - 50. Иң күп ашыгыч ярдәм таләп ителгән көн буларак 29 ноябрь теркәлгән: 63 чакыру алынган. Медицина хезмәткәрләре соңгы вакытта һава торышы белән бәйле рәвештә авыручыларның артуын, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: