Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә вакцина ясату темплары арта

Зәйлеләр вакцина ясатуга аңлы рәвештә килә.

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле шәһәр-районда 2195 кеше вакцинаның - беренче, 1275 кеше икенче компонентын ясаткан. Якын көннәрдә районга 200 доза вакцина кайтуы көтелә.

Зәйлеләр, алдан язылып, билгеләнгән вакытка поликлиникага килә.  Вакцина ясаткан кешеләр ковидтан вакцина узучылар федераль реестрына кертелә.

Район  үзәк дәваханәсе поликлиникасының прививка кабинеты беркайчан да буш тормый. Зәйлеләр  вакцина ясатуга аңлы рәвештә килә.

Узган шимбәдә поликлиникада массакүләм вакцинация оештырылды. Прививка ясау иртәнге сәгать сигездән башланды. Аңа кадәр поликлиникага узу өчен озын чиратлар тезелде.Вакцинациягә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, мәгариф, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр - барлыгы йөздән артык кеше килде. Башта аларның һәркайсы махсус анкета тутырды һәм, чиратлап, табиб бүлмәсенә уза торды. Бары тик табип рекомендациясе буечна гына  прививка  ясалды.

-Без бүген бирегә килүчеләрнең барысына да вакцинаның беренче компонентын ясыйбыз. Һәр кешегә саклану чараларын аңлатабыз. Алар вакцинаның икенче компонентын ясатырга 21 көннән киләчәкләр, -диде шәфкать туташы Миләүшә Борисова.

-Безнең эшебез һәрвакыт кеше белән аралашуга бәйле, шуңа да прививка ясатуны кирәк дип саныйм. Без балалар белән эшлибез. Тиздән җәй, быел балалар өчен сәламәтләндерү лагерьлары эшләр дип өметләнәм. Балалар белән эшләгәнлектән, мин үземне коронавируска каршы прививка ясатырга бурычлы дип саныйм.  Вакцинация ясауның мондый формасын оештыру уңайлы, - дип уртаклашты 1нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Әлфия Кондрабаева.

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең күбесен  җирлек башлыклары үзләре алып килде.

-Мин көзен  каты авырдым. Шул ковид булгандыр дип уйлыйм. Башка авырасым килми. Ходай сакласын, шуңа күрә килдем дә инде. Куркыныч бит. Балалар, оныклар бар. Бүген прививка ясатам да аннары аларны да өндәячәкмен. Үз теләгем белән килдем, телевизор карыйбыз бит, куркыныч, нәрсә генә сөйләмиләр, - диде Үтәшкин авылы пенсионеры Надежда Евдокимова.

Хәбәр ителгәнчә, вакцинация ясатуга язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу.

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Шәһәдәшебез Александр Исаков  вакцина ясатуга ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша язылган.

-Бер көнне язылдым, икенче көнне үк мине поликлиникага фәлән сәгатькә чакырдылар. Вакцинаны теләп ясаттым, бер авырып карагач, сакланырга дигән сүзгә килдем.  Шунысы бар, әлеге ысул белән язылып привика ясаткач  интернет аша күзәтү көндәлеген тутырасы була. Көндәлек 1, 2, 3, 7, 14нче һәм 21, 22, 23 һәм 24нче көннәрдә тутырыла. Минем өч көн тән температурасы 37,2 градус булды. Әлбәттә, кемнеңдер ул булмаска да мөмкин, - диде ул.

Шунысын да әйтик, соңгы көннәрдә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату шәһәребез предприятиеләрендә дә оештырыла. Әлеге мөһим эшне дәваханә мобиль бригадалары алып бара.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев