Зәй офыклары

Зәйдә Ватан каһарманнарын искә алдылар (видео)

Бүген - Ватан каһарманнары көне. Бу көнне без һәлак булган сугыш каһарманнарын, шулай ук хезмәт фронтында танылган каһарманнарны искә алабыз.

Илебезнең меңләгән каһарманнары арасында Зәй вәкилләре дә бар.
Алар -  Советлар Союзы каһарманнары  Григоий Ларионов һәм Николай Майков, Дан ордененың тулы кавалеры Алексей Васильев, Социалистик Хезмәт Каһарманы Мария Хөснетдинова һәм Хезмәт даны орденының тулы кавалеры Мәсгүт Гыйльфанов.
Ватан каһарманнары көне уңаеннан  Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг булды. Анда хәрби комиссариат вәкилләре, шәһәребезнең хәрби-патриотик клубларында шөгыльләнүче укучылар, яшьармиячеләр канашты. Алар алдында хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, “Форпост” клубы җитәкчесе Алексей Алексеев чыгыш ясады. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә  мәңгелек ут янына һәм каһарман якташларыбыз бюстларына чәчәкләр куйдылар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: