Зәй офыклары

Зәйдә Ватанны саклаучылар көнендә ир-егетләр автоузышларга чыкты (фоторепортаж)

Зәйдә 23 февраль бәйрәме уңаеннан чын ир-егетләр бәйгесе оештырылды. Шәһәр ипподромында автомобильләрдә узышу буенча республика ярышларына Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Актаныш,  Зәй шәһәр-районнарыннан әлеге төр спорт белән мавыгучылар җыелды. Салкын кышкы көн булуына карамастан ипподромда җанатарлар да шактый җыелды.

Зәйдә автоузышлар әле республикакүләмендә беренче тапкыр оештырыла. Район башлыгы Разиф Кәримов ярышларда катнашучыларны, тамашачыларны сәламләп чыгыш ясаганда, Зәйнең төрле спорт төрләре буенча махсуслашып килүче төбәк булуын ассызыклады.

 - Спорт ул сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү дә, шуңа без җирлегебездә төрле төрдәге спортның арта баруына шатбыз. Быел гына җәйлектә ипподромда картинг ярышлары оештыру өчен махсус мәйданчык булдырдык, бу исә автоспортка кече яшьтән балаларыбызны җәлеп итү өчен дә бик кирәк. Ә бүгенге ярышларда катнашучыларга бары уңышлар телим, -диде ул.

Узышларда катнашу өчен барлыгы 33 экипаж теләк белдерде. Алар классик һәм ретро автомобильләргә бүленеп ярыштылар. Ретро автомобильләр тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Алар янында фотога төшәргә теләүчеләрнең шактый булуы шул хакта сөйли. Менә шундый ретро автомобильләрнең берсендә Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов та узышларга чыкты.

- Минем бу машина 1952 елда чыгарылган газельнең бер төре. Без аны бераз яңартып җыеп сафка бастырдык, инде менә 6-7 тапкыр шушындый автомобиль узышларында катнашабыз. Зәйдәге ярышларга да бик теләп килдек, һәр яңа урында тимер атны сынап карыйсы килә. Гомумән, мин шәхсән ретро автомобильләрне үз итәм, тагын төрле маркадагы 6 ретро автомобилем бар, - дип уртаклашты Мәхмүт Фаттахов.

Узышларга килгән машиналар арасында ниндиләре генә юк иде, экипаж әгъзалары аларны ярышларга үзенчәлекле итеп бизәгән дә әле. Ярышка чыккан машиналарны узышларны төп оештыручылар булган район яшьләр эшләре идарәсе һәм Зәй автомотоклубы әгъзалары үзенчәлекле рәвештә таныштырып барды. Әлбәттә, җитди ярышны күзәтү тыныч кына бармады, тимер атларның узыш барышында әйләнгән очраклары да булды, куркынычсызлык таләпләре үтәлү сәбәпле, гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: