Зәй офыклары

Зәйдә Ватанны саклаучыларны хөрмәтләделәр

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткәннәр, мөхтәрәм ир-егетләребез катнашында тантаналы чара үтте. Кичә барышында Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән ун зәйлегә совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан чыгарылган медальләр тапшырылды. Шулай ук хәрби бурычын үтәгәндә...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткәннәр, мөхтәрәм ир-егетләребез катнашында тантаналы чара үтте. Кичә барышында Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән ун зәйлегә совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан чыгарылган медальләр тапшырылды. Шулай ук хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның кабер ташларын яңартуга өлеш керткән предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләргә башкарма комитетның Рәхмәт хатлары бирелде. - Без Ватан сакчылары булган зәйлеләр белән һәрчак горурланабыз. Бөек Ватан сугышы чорында булсынмы, интернациональ бурычын үтәгәндәме, гадәти имин тормышта хәрби бурычына намуслы караучымы, алар барасы да безгә кадерле. Чөнки алар үз туган җирен саклаучылар. Халык әйтемендәгечә, кешенекенә тимибез, үзебезнекен бирмибез. Бүген дә без шушы рухта яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүгә җитди игътибар бирәбез, - диде район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, барча ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп. Котлаулар "Энергетик" мәдәният сарае иҗат коллективы әзерләгән бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: