Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә ведомство архивы булачак

Булачак архивның мәйданы 400 квадрат метр. Биредә 26 кабинет бар.

 Безнең тормыш шулай корылган - еш кына бер вакыйга икенчесе белән алышына. Аларның кайберләрен без гомер буе хәтеребездә саклыйбыз, ә кайберләре үткәндә кала. Бу мәсьәләдә архивлар чын-чынлап уникаль, чөнки нәкъ менә аларда безнең тарихны чагылдыручы кыйммәтле чыганаклар - документлар саклана.

Зәй муниципаль архив мөдире Рәмзия Шатунова һәрвакыт предприятие-оешмалар, шулай ук район башкарма комитетының мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре идарәләре, социаль яклау бүлеге һәм башка структураларның төп документларны муниципаль архивка тапшырганчыга кадәр, аларны тиешле шартлар тудырылган махсус урыннарда (ведомсто архивы) саклау турында әйтеп килә. Шәһәребезнең эре предприятиеләрендә әлеге таләпләр үтәлсә, күпчелек оешмаларда сакланырга тиешле документлар исә  эш бүлмәләрендә ничек бар шулай ята.

Шуны исәпкә алып, быел районда  күпфункцияле үзәк урнашкан бинаның өченче катында ведомство архивы булдыру эше башланды. Әлеге буш торган мәйданнарда бүгенге көндә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Ремонтны “Гамма” ҖЧШ (җитәкчесе Андрей Харитонов) алып бара.

-Без капиталь төзекләндерү эшләрен февраль урталарында башлаган идек. Башта демонтаж эшләрен башкарып, кирәк булмаган иске барлык әйберләрдән арындырдык. Булачак архивның мәйданы 400 квадрат метр. Биредә 26 кабинет бар. Монда бүгенге көндә ширкәтнең 12 эшчесе эшли, хәзерге вакытта сылау-буяу эшләре алып барабыз. Барлык эшләрне май урталары яисә май ахырына тәмамларга уйлыйбыз, - диде ул.

Төзекләндерү эшләре республика программасы кысаларында алып барыла.

Ведомство архивында алда санап кителгән идарә, бүлекләрнең үз бүлмәләре булачак. Аларга бары тик архив өчен җаваплы хезмәткәрләр генә керә алачак.

Шунысын да әйтик, төзекләндерүдән соң, бүлмәләрне җиһазлау күздә тотыла,  шулай ук архив таләпләренә туры килерлек итеп тиешле температура һәм дымлылык булдыру да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев